Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

“Китапларда – тарих, китапларда – халык хәтере”

10:29 13.05.2025
“Китапларда – тарих, китапларда – халык хәтере”
“Китапларда – тарих, китапларда – халык хәтере”

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Китапларда – тарих, китапларда – халык хәтере” исемле мәгълүмат көне үтте. Биредә Бөек Ватан сугышы турында тарихи-документаль әсәрләр, бу фаҗиганы үз күзләре белән күргән фронтовик-язучыларның һәм хәзерге заман авторларының китаплары тәкъдим ителде.

Әлеге күргәзмәдә китап сөючеләр татарстанлыларның сугышта һәм тылда күрсәткән батырлыклары, Бөек Ватан сугышында катнашучы яктшаларыбызның каһарманлыгы турында бәян итүче китаплар белән дә таныша алды.

Сугыш, аның батырлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә. Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар беркайчан да актуальлеген югалтмый һәм алар китапханә киштәләрендә тузанланырга тиеш тә түгел. Бөек Ватан сугышы турында сөйләүче китапларда кыйммәтле дәресләр һәм тормыш тарихлары бар, аларны саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру мөһим.
2951
Рекламный баннер 728x90px center-bottom