Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Әдәби портрет «Йолдызым якты, һаман нурлы»

17:00 21.04.2025
Әдәби портрет «Йолдызым якты, һаман нурлы»
Әдәби портрет «Йолдызым якты, һаман нурлы»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 1нче гимназия укучылары өчен «Йолдызым якты, һаман нурлы» дип аталган чара узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, «Йолдызым якты, һаман нурлы» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар Габдулла Тукайның әкиятләрен искә төшерделәр. Укучыларга әдипнең әсәрләре буенча төзелгән «Сыйфатлы кроссворд» тәкъдим ителде. Китапханәче балаларга Шәрәф Мөдәррисның «Тукай» шигырен укыды. Балалар татар әдипләренең Габдулла Тукайга багышлап иҗат ителгән шигырьләрен укыдылар. Әлеге очрашу азагында укучылар башкаруында Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры яңгырады.
3526
Рекламный баннер 728x90px center-bottom