Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Әдәби сәгать  «Балалар язучысы»

16:50 11.04.2025
Әдәби сәгать  «Балалар язучысы»
Әдәби сәгать  «Балалар язучысы»

Балалар китапханәсе – 3нче  филиалда  Заһирә Гомәрованың тууына 95 ел уңаеннан әдәби сәгать узды.

Китапханәче  «Әдәби Татарстан» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Аннары балаларны язучысы  Заһирә Гомәрованың иҗаты  белән таныштырды.  Шагыйрәнең  «Яшьлек таңы» дип аталган беренче  китабы 1965 елда дөнья күрә. Аннан соң бер –бер артлы «Мәктәп юлы», «Чын герой», «Иске ел кая китә?»  һәм башка китаплары басыла.

 Китапханәче укучыларга шагыйрәнең  «Бәхет ул нәрсә ?» шигырен укыды. Укучылар табышмакларга җаваплар бирделәр һәм  язучының  «Күкеле сәгать» китабыннан  «Тактада – ике сан…», «Иярләп хыял атны» һәм башка шигырьләрен кычкырып укыдылар.
3308
Рекламный баннер 728x90px center-bottom