Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

"Каләм очында затлы сүз"

12:12 01.04.2025
"Каләм очында затлы сүз"
"Каләм очында затлы сүз"

Бүген татар шагыйре, публицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Роберт Әхмәтҗановның туган көне. Исән булса, аңа 90 яшь тулган булыр иде.

Күренекле шагыйрь Роберт Вәли улы Әхмәтҗанов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәгендә район партия оешмасы хезмәткәре гаиләсендә туа.

Шагыйрь ритм нечкәлегең оста тоя, әсәрнең музыкаль яңгырашына зур игътибар бирә. Бу сыйфатлар, күрәсең, композиторларга да илһам чыганагы булып хезмәт итәдер. Халыкка мәгълүм җырлардан «Саумы, Кояш!» (М.Мозаффаров музыкасы), «Солдатлар» (Ф.Әхмәдиев музыкасы), «Кояшларың белән кил син миңа» (А.Монасыйпов музыкасы), «Синең эзләр» (Р.Еникеев музыкасы), «Минутларны ник саныйсың» (З.Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар татар музыка хәзинәсенең кыйммәтле бер өлешен тәшкил итәләр.

Кайбер җырларын сезгә дә тәкъдим итәбез.
2722
Рекламный баннер 728x90px center-bottom