Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

“Чын талант көрәштә ачыла"

10:38 11.03.2025
“Чын талант көрәштә ачыла"
“Чын талант көрәштә ачыла"

#130Гыйззәт_Алабуга #130Гиззат_Алабуга

Мин Таҗи Гыйззәт белән 30 нчы еллар азагында таныштым. Аның бөтен интереслары, уйлары, омтылышлары сәнгать белән, татар драматургиясенең һәм татар театрының бүгенге көне, киләчәге белән бәйләнгән иде. Таҗи Гыйззәт сәнгатькә, иҗат эшенә зур җаваплылык белән карады. Ялган пафостан курыкмыйча әйтә алам, Таҗи Гыйззәт үзенең хезмәтен халык, җәмгыять интересларыннан чыгып билгеләде. Һәм бу аның төп сыйфатларыннан берсе иде.
...Таҗи Гыйззәт катлаулы чорда яшәде һәм иҗат итте. Аның әсәрләре шуны чагылдыра да. Т. Гыйззәт калдырган иҗади мирас татар халкының мәдәниятендә алтын хәрефләр белән язылган.
(Нәҗип Җиһанов “Ватаным Татарстан”, 1995, 15 сент.)
3519
Рекламный баннер 728x90px center-bottom