Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Татар театры горурлыгы

16:12 05.02.2025
Татар театры горурлыгы
Татар театры горурлыгы

#130Гыйззәт_Алабуга #130Гиззат_Елабуга

5 февраль көнне А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге хезмәткәрләре Алабуга картлар һәм инвалидлар йортында “Татар театры горурлыгы” исемле мәгълүмат сәгате уздырды. Әлеге чара танылган драматург Таҗи Гыйззәтнең 130 еллыгына багышланды. Китапханәчеләр Т. Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты, Алабугада яшәгән чоры белән таныштырдылар. Ел дәвамында эшләнәчәк проектлар турында сөйләделәр. Алабуга картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр драматург турында видео карадылар, китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар. Таҗи Гыйззәтнең Алабуга чоры аларда зур кызыксыну уятты.
2697
Рекламный баннер 728x90px center-bottom