Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

“Т. Гыйззәт белән С. Сәйдәшевның иҗат дуслыгы”

12:55 24.01.2025
“Т. Гыйззәт белән С. Сәйдәшевның иҗат дуслыгы”
“Т. Гыйззәт белән С. Сәйдәшевның иҗат дуслыгы”

#130Гыйззәт_Алабуга #130Гиззат_Елабуга

1920 елларда Татар дәүләт театры спектакльләрендә музыка киң урын алды. Бу хәл исә татар музыка культурасын үстерүдә зур роль уйнады. Чөнки музыкаль спектакльләр тирәсендә җырчылар, музыкантлар туплана барды, музыкаль драма әсәрләре басыла башлады. Шундый яңа жанрларның берсе Таҗи Гыйззәтнең 1928 елда куелган «Наемщик» драмасы булды. Бу әсәр Т. Гыйззәтнең үткен каләмле һәм тирән фикерле драматург булып җитлегүен расласа, икенчедән, С. Сәйдәшевнең киң диапазонлы талант иясе булуын күрсәтте. Һәм шушы спектакльдән соң инде Таҗи Гыйззәт белән Салих Сәйдәшевнең иҗат дуслыклары егерме биш ел буе, гомерләренең ахыр көннәренә кадәр дәвам итте. (Хәким Сәлимҗанов)
3041
Рекламный баннер 728x90px center-bottom