Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Алабугада Республикакүләм Чулман әдәби укулары

00:59 27.11.2024
Алабугада Республикакүләм «Чулман» әдәби укулары

26 ноябрьдә ТР АМР «10 нчы күппрофилле лицей» МББУ базасында Республикакүләм «Чулман» әдәби укулары узды. Әлеге бәйге беренче тапкыр күренекле педагог, язучы, шагыйрә Дибәҗә Каюмованың 90 еллык юбилее уңаеннан үтте. Әдәби укуны оештыручылар «Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе һәм «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе. Бәйгегә килгән эшләр өч номинациягә бүленеп каралды: Дибәҗә Каюмова шигырьләрен сәнгатьле уку, “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзаларының әсәрләрен сәнгатьле уку, Дибәҗә Каюмова әсәрләренә анализ.

Жюри әгъзалары катнашучыларны өч яшь категориясенә бүлеп урыннар билгеләде. «Чулман» әдәби укуларында катнашучылар диплом, сертификат, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Жюри составында А.С.Пушкин исемендәге татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәрипова да бар иде.

Чарада мәртәбәле кунаклар - Д.Каюмованың кызы Алсу Латыпова, җирле шагыйрәләребез Гөлзадә Әхтәмова һәм Кадрия Наил катнашты.

________

Республиканские литературные чтения «Чулман»

В целях популяризации творчества писателей литературно-музыкального объединения «Чулман», повышения интереса к творчеству Д. Каюмовой, выявления одаренных детей и подростков, способных к литературному творчеству на базе МБОУ «Многопрофильный лицей №10» ЕМР РТ прошли Республиканские литературные чтения «Чулман», посвященные 90-летию со дня рождения Д. Каюмовой. Почетными гостями мероприятия были дочь Д.Каюмовой Алсу Латыпова, местные поэтессы Гульзада Ахтямова и Кадрия Наиль.

3621
Рекламный баннер 728x90px center-bottom