Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Татарча диктант

16:08 09.11.2024
“Татарча диктант”

8 ноябрь көнне Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Татарча диктант – 2024» дөньякүләм белем тикшерү акциясенә кушылды. Китапханәчеләр, студентлар һәм теләге булган һәркем татар телен ни дәрәҗәдә белүен тикшереп карый алды.

Акциянең максаты – татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Татарстаннан катнашучылар быел диктантны танылган т язучы, драматург, журналист, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе Шәриф Камалның “Матур туганда” романыннан алынган өзек буенча язды. Текстны Алабуга муниципаль районының буенча татар яшьләре оешмасы җитәкчесе, татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Шәрипова Гүзәл укыды.

Нәтиҗәләр чара узганнан соң 30 көн эчендә diktant.tatar рәсми сайтында урнаштырылачак.



3384
Рекламный баннер 728x90px center-bottom