Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Әңгәмә күзәтү Сабантуй га - 100 ел

06:55 12.10.2024
Әңгәмә – күзәтү «Сабантуй» га - 100 ел»

Быел октябрь аенда балалар һәм үсмерләр өчен чыгучы "Сабантуй" журналына 100 ел булды. Шушы уңайдан балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Сабантуй" журналына - 100 ел» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү узды. Китапханәче балаларны журналның бай тарихы белән таныштырды. Күргәзмәдә төрле елларда чыккан журналлар тәкъдим ителде.

Балалар «Сабантуй" журналы битләрендә бирелгән төрле сәхифәләр белән таныштылар. «Тәмлетамак » сәхифәсендә камыр ризыклары пешерү серенә төшенделәр, «Каләмдәш» сәхифәсендә яшь иҗатчыларның шигырь, хикәяләре белән таныша алдылар. «Сабантуй» журналы битләрендә кроссвордлар ,сканвордлар чишәргә, балачак уеннарын уйнап, күңел ачарга да мөмкинлек бар. Балалар «Сабантуй» журналының 9 нчы – сентябрь санында озак еллар «Сабантуй» да хезмәт куйган талантлы журналист һәм шагыйрәләр белән дә таныштылар. QR-код ярдәмендә журнал тәкъдим иткән язмаларның видеосында карадылар.

«Сабантуй» журналы үзенең 100 еллык юбилеена бик кызыклы, матур, төсле рәсемнәр белән бизәлгән, бай әдәби басма буларак килеп керә. Кызыклы журнал белән танышырга китапхәнәгә рәхим итегез!

3766
Рекламный баннер 728x90px center-bottom