Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Әдәби портретШаян каләмле абый

19:52 21.11.2023
Әдәби портрет «Шаян каләмле абый»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Шәүкәт Галиевнең тууына 95 ел уңаеннан эшләнгән китап күргәзмәсе янында «Шаян каләмле абый» дип исемләнгән чара узды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Әдип​ балалар өчен иҗат ителгән 30 лап китап авторы. Балалар әдипнең шигырьләрен укыдылар, шигъри табышмакларга җаваплар бирделәр. Китап битләрендә бирелгән Шәүкәт Галиевнең шәхси архивыннан булган фотосурәтләрне карадылар, шагыйрьнең​ безнең китапханәдә булмаган балалар өчен иҗат ителгән китапларның макетлары белән таныштылар. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1972 елда Шәүкәт Галиев Габдулла Тукай исемендәге премия белән бүләкләнә. Рус теленә тәрҗемәдә чыккан​ «Заяц на зарядке» китабы өчен әдип 1982 нче ​ елда Андерсен исемендәге диплом белән бүләкләнә. Шәүкәт Галиев 1995 нче елда​ Татарстанның Халык шагыйре дигән мәртәбәле исемгә лаек була.

6363
Рекламный баннер 728x90px center-bottom