Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Әдәби әңгәмә Каләме белән батыр

15:59 23.09.2024
Әдәби әңгәмә «Каләме белән батыр»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Шамил Рәкыйповның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Каләме белән батыр» дип аталган китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны авторның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Күргәзмәдә «Кызлар – йолдызлар » әсәренең төп геройлары булган Советлар Союзы Геройлары Ольга Санфирова һәм Мәгубә Сыртланова турында мәгълүмат алырга мөмкин булды.

Шамил Рәкыйпов иҗат иткән документаль очерк, хикәя һәм повестьларның барысын да үзәк бер тема – Бөек Ватан сугышы һәм аның үлемсез каһарманнары темасы берләштерә. Әдипнең «Кызлар - йолдызлар», «О чём говорят цветы» һәм башка әсәрләрен укучылар яратып укыйлар.

Шамил Рәкыйпов РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре. ил Рәкыйпов СФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

3625
Рекламный баннер 728x90px center-bottom