Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Таҗи Гыйззәт һәм Алабуга

23:59 12.09.2024
«Таҗи Гыйззәт һәм Алабуга»

12 сентябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең Пушкин залында «Таҗи Гыйззәт һәм Алабуга» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чара күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең туган көненә багышланды. Анда Алабуга медицина көллиятенең 1 курс студентлары катнашты.

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты, Алабугада яшәгән чоры турында сөйләде. Шулай ук, студентлар 2020 елда Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында игълан ителгән “Таҗи Гыйззәт елы”ның нәтиҗәләре белән таныштылар, видео карадылар.

Мәгълүмат сәгатенә “Гыйззәт кабызган чаткылар” исемле бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда китапханәчеләр эзләнүләр алып барган альбом һәм папкалар да урын алды.

Безнең китапханәдә күренекле татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү дәвам итә.

3570
Рекламный баннер 728x90px center-bottom