Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Туган як турында әңгәмә Татарстан. Без бергә = Мы вместе

12:11 29.08.2024
Туган як турында әңгәмә «Татарстан. Без бергә = Мы вместе»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Татарстан республикасы көне уңаеннан «Татарстан – минем Ватаным» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. «Татарстан. Без бергә = Мы вместе» китабы турында сөйләде. Китап Татарстанның иң күп санлы халыклары – татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар һәм башка халыкларның күптөрле, гаҗәеп мәдәни дөньясы белән таныштыра. Балалар халыкларның милли киемнәре, гореф – гадәтләре, традицияләре, теле, милли ризыклары белән таныштылар. Балалар төрле халыкларның мәкальләрен искә төшерделәр, бәйрәмнәрен, милли ризыкларын санап уздылар. Әлеге китап Татарстан халыкларының күп гасырлардан килгән бер – беренә карата булган ихтирамын һәм дуслыгын чагылдыра. Безнең көчебез Ватаныбыз өчен горурлыгыбызда шушы бердәмлектә бит.

3847
Рекламный баннер 728x90px center-bottom