Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Кычкырып уку Шагыйрь һәм журналист

11:29 17.08.2024
Кычкырып уку «Шагыйрь һәм журналист»

Балалар китапханәсе - 3нче филиалда шагыйрь Газинур Моратның туган көненә – 65 ел тулу уңаеннан «Шагыйрь һәм журналист» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче балаларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар шагыйрьнең шәхси архивыннан булган фотосурәтләрне карадылар. Газинур Моратның «Йолдыз илчеләре», «Тизрәк үсәсем килә» дип аталган балалар өчен язылган шигырь җыентыкларында туган ил, туган тел, хезмәт һәм сәламәтлек темалары яктыртыла. Балалар авторның «Тылсымлы тел», «Физкультура» һәм башка шигырьләрен кычкырып укыдыдар.

Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

4382
Рекламный баннер 728x90px center-bottom