Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре

11:29 17.08.2024
«Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре»

16 августта Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә «Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре» дип аталган туган якны өйрәнү сәгате узды. Китапханәче 1017 еллык тарихы булган Алабуга шәһәренең истәлекле урыннары, музейлары турында сөйләде, Алабуга турында язылган китап, альбомнар белән таныштырды.

Әлеге чара дәвамында китап укучылар Алабуга районында яшәп иҗат итүче язучы-шагыйрьләр турында мәгълүмат алдылар. Аларның әсәрләре белән таныштылар, китаплардан өзекләр укыдылар. Туган якны өйрәнү сәгате килгән кунакларда зур кызыксыну уятты.

3894
Рекламный баннер 728x90px center-bottom