Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 22 миллион сумлык товар сатылган

19:02 16.11.2023
Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 22 миллион сумлык товар сатылган

Алабугада үткәрелгән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бүгенге көнгә алынган мәгълүматлар буенча 22,8 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Барлыгы 20 тонна ит, 337 тонна яшелчә, 10 тонна сөт продукциясе һәм 4 тонна бал, 128 тонна ашлык сатылган.

Ярминкәләрдә «Яңа Юраш», «Яшь Көч», «Колос», «Светлая долина» авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары актив катнаша.

Шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре да ярминкәдә үз продукциясен тәкъдим итә.

Ярминкәләр 23 декабрьгә кадәр узачак.

Үткәрү урыны — «Мираж» сәүдә үзәге янындагы территория. Вакыты: 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.

4740
Рекламный баннер 728x90px center-bottom