Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Осталар җыелган җирдә

10:42 01.08.2024
“Осталар җыелган җирдә”

Быел Алабугада 2-4 август көннәрендә XVII Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Шул уңайдан А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Осталар җыелган җирдә” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

Бөтенроссия Спас ярминкәсе чатырлары Алабуганың борынгы өлешендә – Шишкин буалары янында һәм каланың үзәк урамнарында корыла. Ел саен анда 200 меңгә якын кеше катнаша һәм кунак була.

Тарихка күз салсак, ярминкәне Алабуга сәүдәгәрләре ХIХ гасыр уртасында ук башлап җибәрә. 1917 елга инкыйлабка кадәр аңа бөтен Россиядән сәүдәгәрләр җыела торган була. Традиция 2008 елда торгызыла. Хәзер аның төп катнашучылары – Россия һәм чит илләрдән килгән декоратив-гамәли иҗат һәм халык сәнгате һөнәрләре осталары, төрле һөнәрчеләр.

Сезне күргәзмә белән якынрак танышырга китапханәдә көтеп калабыз.

4288
Рекламный баннер 728x90px center-bottom