Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Яшьләр журналы - Иделгә 35 ел!

10:11 20.07.2024
Яшьләр журналы - «Идел»гә – 35 ел!

«Идел» журналының беренче саны 1989 елның июль аенда чыга. «Идел» журналы битләрендә яшь шагыйрьләр, музыкантлар, артистлар белән танышырга, башка өлкәләрдә уңышка ирешкән билгеле шәхесләр белән очрашырга мөмкин. Бу басмада яшьләр сулышы, аларның хыяллары һәм киләчәккә өметләре яктыртыла.

«Идел» журналының беренче баш мөхәррире — Римзил Вәлиев. Урысча чыгарылыш буенча урынбасары — Әхәт Мушинский, татарчасында — ул чакта әдәбият институтында укып йөргән Фәиз Зөлкарнәй була. Аннан соң журналны танылган язучылар һәм журналистлар Рашат Низами, Нәбирә Гыйматдинова, Рифат Фәттахов, Рөстәм Галиуллин, Радик Сабиров җитәкли.

Бүгенге көндә баш мөхәррир вазифаларын - Рәмзия Ризван кызы Галимова башкара.

«Идел» бүгенге көндәдә яшьләрнең яратып укый торган журналы булып кала бирә.

4043
Рекламный баннер 728x90px center-bottom