Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Идел журналы чыга башлауга 35 ел

09:05 27.06.2024
«Идел» журналы чыга башлауга – 35 ел»

26 нчы июнь көнне А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Җәйге уку залы» кысаларында «Идел» журналы чыга башлауга – 35 ел» дип аталган мәгълүмат сәгате уздырды.

“Александр бакчасы” паркында ял итүчеләр «Идел» журналының чыгу тарихы, төп рубрикалары, геройлары белән танышты.

«ИДЕЛ» ЖУРНАЛЫ ТУРЫНДА

«Идел» - «Идель» яшьләр журналы беренче тапкыр 1989 елда татар һәм рус телендә нәшер ителә башлый. Журнал айга бер тапкыр чыга.

«Идел» журналы – матбугат чарасы, мәгълүмат чыганагы гына гына түгел, ул яшьләр тормышының аерылгысыз өлеше, зәвыклы аксессуар, илһам чыганагы. Хәзер журналның дизайны заманчалашты, аның битләрендә бары тик сыйфатлы фотолар урын ала, тышлыгы да ерактан ук укучыны җәлеп итә. «Идел» журналын укыйсың икән, димәк, син үсәргә, камилләшергә телисең, үзеңне интеллектуал дип саныйсың һәм замана белән бергә атлыйсың.

Журналның төп геройлары – яшь шагыйрьләр, язучылар, актерлар, җырчылар, архитекторлар, рәссамнар район-авылда яшәүче яшьләр, укытучылар һәм башка кызыклы кешеләр.

4246
Рекламный баннер 728x90px center-bottom