Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Ураза гаете-2024: Алабугада бәйрәм намазы кайчан узачак

02:55 10.04.2024
Ураза гаете-2024: Алабугада бәйрәм намазы кайчан узачак

10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

Әлеге мөбарәк бәйрәм Алабуга шәһәре мәчетләрендә 7.00 сәгатьтә бәйрәм вәгазе белән башлана. Гает намазы 7 сәгать 30 минутта укыла. Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.

Шул ук көнне, 10 апрельдә, 13.00 сәгатьтә Алабуга мөхтәсибәте алабугалыларны Гуляй-паркта Гаилә бәйрәменә чакыра. Монда балалар өчен уеннар һәм конкурслар үткәреләчәк, сату-алу, мастер-класслар оештырылачак, аниматорлар, батут булачак. Бүләкләр дә каралган.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Гаетнең интернеттагы трансляциясен «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.

0+

3610
Рекламный баннер 728x90px center-bottom