Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Татарстанда карның кайчан явачагы билгеле

18:44 08.11.2023
Татарстанда карның кайчан явачагы билгеле

Быел көзге җылы көннәрнең озакка сузылуы сәбәпле, Татарстанда кар гадәттәгедән соңрак ятачак. Бу хакта Казан федераль университеты галиме, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.



«Күпьеллык климат нормасы буенча, Татарстан башкаласында даими кар катламы 19-21 ноябрьдә ята. Бу чорда, гадәттә, уртача тәүлеклек температура −5 градустан түбәнәюгә таба бара. Ләкин ел елга охшамый. Кайвакыт тотрыклы кар катламы декабрьдә генә ята. Аномаль җылылык аркасында әлегә кар күренми. Барысы да Атлантиканың киләчәктә безгә ни дәрәҗәдә актив тәэсир итүенә бәйле», — диде ул.

Белгеч искәрткәнчә, беренчел фаразларга караганда, Казанда декабрь — салкын, гыйнвар — климат нормасы чикләрендә, ә февраль — уртача күпьеллык күрсәткечләрдән бераз җылырак булачак. Әгәр елның соңгы ае салкын булса, ул артык карлы булмас дип уйларга мөмкин. Әмма тулаем алганда, кар кыш дәвамында норма чикләрендә ява, дип билгеләп үтте КФУ спикеры.

4583
Рекламный баннер 728x90px center-bottom