Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Китап күргәзмәсенә күзәтү Игътибар! Яңа китап!

03:57 29.03.2024
Китап күргәзмәсенә күзәтү «Игътибар! Яңа китап!»

Балалар китапханәсе - 3нче филиалга яңа китаплар кайтты. Яңа китапларны укучылар һәрвакыт зур кызыксыну белән көтеп алалар.

Үсмерләр өчен Илдус Диндаровның «Ак төннәрнең кара көннәре», Алмаз Гыймадиевның «Киләчәктән килгән малай» повестьларын тәкъдим итәбез. «Бергәләп укыйбыз» сериясендә чыккан 3 – 5 яшьлек балаларга адресланган «Беренче адым», «Беренче көн», «Беренче рәхмәт» китаплары әти –әниләргә халкыбызның рухи хәзинәләрен нәниләр күңеленә сеңдерер өчен яхшы ярдәмлек.

«Татар мифлары – балаларга = Татарская мифология для детей» китабын кулына алган бала Өй ияләре, Бичуралар, Аҗдаха – Юхалар кайда яши шул сорауларга җавап табачак. Сәмига Сәүбанованың «Йөзә торган утрау» әкиятләр җыентыгының төп геройлары шук песи балалары, наян тычканнар, бакылдавык бакалар мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен. Шагыйрә , мөгаллимә Фәрзәнә Гобәйдуллинаның «Әнием кояш икән» китабында яшел аланнарда җил – малайлар йөгерешә, агачларга сибелгән йолдызлар җемелдәшә, шагыйрә күңелендә туган әлеге гаҗәеп дөньяга рәхим итегез!

Шушы һәм башка матур рәсемнәр белән бизәлеп эшләнгән бай эчтәлекле кызыклы китаплар үзенең укучыларын көтә.

5256
Рекламный баннер 728x90px center-bottom