Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Бар шундый һөнәр шатлык бүләк итү

03:44 26.03.2024
«Бар шундый һөнәр – шатлык бүләк итү»

А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге 25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырды. Анда Алабуга муниципаль районының мәдәни тормышы чагылдырылды. Шулай ук «Сәхнә» журналыннан материаллар тәкъдим ителде.

Мәдәният хезмәткәре көненең җәмгыятебезнең барлык өлкәләренә кагылышы бар. Театр, музей, китапханә, клуб, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре генә түгел, мәдәни чараларда катнашучылар, тамашачылар, һәвәскәрләр - һәркем бу бәйрәмне үзенеке дип кабул итә.

Без барлык мәдәният хезмәткәрләрен, ветераннарны бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә чын күңелдән иҗади уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!

4724
Рекламный баннер 728x90px center-bottom