


Алабуга Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре гүзәл затларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Акция яхшы традициягә әверелде һәм инде берничә ел дәвам итә.
Инспекторлар гүзәл затларны чәчәкләр һәм бүләкләр белән сөендерделәр. Акциянең максаты бәйрәм белән котлау гына түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген тагын бер кат искә төшерү.