Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Кычкырып уку Шагыйрә, журналист, публицист

00:24 05.03.2024
Кычкырып уку «Шагыйрә, журналист, публицист»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда шагыйрә Нәҗибә Сафинаның тууына 75 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче укучыларны әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә әдибәнең «Нарат нигә энәле», «Аккош фәлсәфәсе», «Кош теле» һәм башка китаплары тәкъдим ителде. Балалар әдибәнең «Нарат нигә энәле» китабыннан өзекләрне кычкырып укыдылар.

Нәҗибә Сафинаның олылар өчен язылган шигърияте – милли рухлы гамьле шигърият, нәни укучыларга ул маҗаралы, мавыктыргыч әкиятләре, бай эчтәлекле шигырьләре белән яхшы таныш.

Нәҗибә Сафина -1997 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

4661
Рекламный баннер 728x90px center-bottom