Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Мәсәлләр иленә сәяхәт

23:44 20.02.2024
«Мәсәлләр иленә сәяхәт»

2024 елның 20 февраледә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә татар яшьләре өчен «Илһам чишмәсе» клубының чираттагы утырышы узды.  Аның кысаларында Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары «Мәсәлләр иленә сәяхәт» темасына лекция тыңладылар. Гүзәл Шәрипова тарихи үсешендә төрле этапларны үткән бик борынгы жанр турында сөйләде, студентларга мәсәлләр сайлашырга ярдәм итте.  

Белешмә:

Мәсәл — гыйбрәтле, көлкеле характерда булган шигъри яки чәчмә әдәби әсәр. Аның я башында, я азагында кыска гына нәсихәти йомгаклау — мораль бирелә. Гадәттә, мәсәлнең төп геройлары ролендә хайваннар, үсемлекләр алына. Мәсәлләрдә кешеләрнең җитешсезлекләре тәнкыйтьләнә.

Татар әдәбиятында мәсәл XIX гасырда, мәгърифәтчелек дәверендә, активлашып китә, ХХ  йөз башында Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури иҗатында үсеш ала. Әхмәт Исхак, Габдулла Шамуков, Лилия Фәттахова һәм башкалар бу жанрны яңа эчтәлекле әсәрләр белән баеттылар.

5042
Рекламный баннер 728x90px center-bottom