Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Тематик әңгәмә «Иң мөкаддәс нәрсә - эш»

10:23 08.10.2026
Тематик әңгәмә «Иң мөкаддәс нәрсә - эш»
Тематик әңгәмә «Иң мөкаддәс нәрсә - эш»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Иң мөкаддәс нәрсә - эш» дип исемләнгән тематик сәгать узды.

Китапханәче укучыларга әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды. Укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән, шагыйрьнең шәхси архивыннан булган фоторәсемнәрне карадылар. Китапханәче «Эшкә өндәү - Труд» шигырен татар телендә укыды, укучылар рус һәм татар телләрендә укыдылар һәм фикер алыштылар. Балалар белән бергәләп эш турында татар һәм рус телләрендәге мәкальләрне искә төшерделәр, аннары тәкъдим ителгән кисәкләрдән мәкальләрне дөрес итеп җыйдылар. Тукай әлеге шигырендә кеше яшәешендә хезмәтнең тоткан урынын укучыларга төшендерә. Әсәр беренче тапкыр «Күңел җимешләре» ндә 1911 нче елда басылган.

Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
113
Рекламный баннер 728x90px center-bottom