Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Поэзия сәгате «Тукай шигырьләрен укыйбыз»

12:19 01.10.2026
Поэзия сәгате «Тукай шигырьләрен укыйбыз»
Поэзия сәгате «Тукай шигырьләрен укыйбыз»

1 октябрьдә балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Тукай шигырьләрен укыйбыз» дип исемләнгән поэзия сәгате узды.

Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән, шагыйрьнең шәхси архывыннан булган фоторәсемнәрне карадылар. Китапханәче «Иртә - Утро» шигырен татар телендә укыды, укучылар рус һәм татар телләрендә укыдылар һәм фикер алыштылар. Әлеге шигырьдә табигать уянуы бай тасвирлау чаралары белән бирелгән. Әсәр беренче тапкыр «Күңел җимешләре» ндә 1911 нче елда басылган.

Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
127
Рекламный баннер 728x90px center-bottom