Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Әдәби әңгәмә «Тукай яшьләр турында»

10:48 24.09.2026
Әдәби әңгәмә «Тукай яшьләр турында»
Әдәби әңгәмә «Тукай яшьләр турында»
#БиблиотекиЕлабуги #Тукайныбергәләпукыйбыз #ЧитаемТукаявместе

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Тукай яшьләр турында» дип исемләнгән әдәби әңгәмә узды.

Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән, шагыйрьнең шәхси архывыннан булган фоторәсемнәрне карадылар.

Китапханәче «Татар яшьләре – Татарская молодежь» шигырен татар телендә укыды. Әлеге шигырьдә табигать үзгәрешләре, милләтнең яшәешенә шундый ук сафлык, яңарыш алып килүче яшьләр эшчәнлеге белән янәшә куелып, чагыштырып сурәтләнә. Әсәр беренче тапкыр «Җан азыклары» җыентыгында 1912 нче елда басылган.

Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
148
Рекламный баннер 728x90px center-bottom