Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Поэзия сәгате «Тукай балаларга»

10:11 17.09.2026
Поэзия сәгате «Тукай балаларга»
Поэзия сәгате «Тукай балаларга»
#БиблиотекиЕлабуги #Тукайныбергәләпукыйбыз #ЧитаемТукаявместе

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Тукай - балаларга» дип исемләнгән поэзия сәгате узды.

Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән, шагыйрьнең шәхси архывыннан булган фоторәсемнәрне карадылар.

Китапханәче «Бәхетле бала – Счастливый ребенок» шигырен татар телендә укыды. Тукай фикеренчә шәфкатьле бала хезмәт сөючән, укымышлы, егылганнарга һәрчак ярдәмгә килә, кешелекле һәм бәхетле була. Әсәр беренче тапкыр «Балалар күңеле» җыентыгында 1909 нчы елда басылган.

Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
104
Рекламный баннер 728x90px center-bottom