Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

"Уйларым һәм хисләрем халык белән"

17:09 16.09.2026
"Уйларым һәм хисләрем халык белән"
"Уйларым һәм хисләрем халык белән"
#БиблиотекиЕлабуги

16 сентябрь көнне Алабуга шәһәре А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең туган көнгә багышланган «Уйларым һәм хисләрем халык белән» исемле әдәби кичә узды. Әлеге чарада Алабуга медицина көллиятендә укучы 1 курс студентлары катнашты.

Китапханәчеләр Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты, Алабугада яшәгән чоры һәм, әлбәттә, татар әдәбиятына керткән өлеше турында сөйләделәр. Кичәдә катнашучылар драматург белән бәйле истәлекләр белән дә таныша алдылар. Кичә азагында студентлар Таҗи Гыйззәт әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән өзекләр карадылар.

Китапханәнең Пушкин залында “Гыйззәт кабызган чаткылар” дип аталган интерактив күргәзмә әзерләнде. Анда китапханәчеләр эзләнүләр алып барган альбом һәм папкалар да урын алды.

Безнең китапханәдә күренекле татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү дәвам итә.
129
Рекламный баннер 728x90px center-bottom