Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Әдәби сәгать «Алиш әкиятләре буенча сәяхәт»

13:25 15.09.2026
Әдәби сәгать «Алиш әкиятләре буенча сәяхәт»
Әдәби сәгать «Алиш әкиятләре буенча сәяхәт»
#БиблиотекиЕлабуги

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда әкият остасы Абдулла Алишның туган көне уңаеннан әдәби сәгать узды. Китапханәче балаларны Абдулла Алишның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Укучылар «Язучы да Алиш, батыр да» китабы битләрендәге истәлекләр, гаилә архивындагы фоторәсемнәр белән таныштылар. Күргәзмәдә Алишның әкият геройлары да урын алган иде. Нәни дусларыбыз Абдулла Алишның әкият геройларын танып, әкиятнең исемен һәм күргәзмәдән шул китапны таптылар. Абдулла Алиш әкиятләре буенча эшләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. «Чукмар белән Тукмар» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
253
Рекламный баннер 728x90px center-bottom