Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Шигърият сәгате «Тукай - мөгаллим»

13:02 10.09.2026
Шигърият сәгате «Тукай - мөгаллим»
Шигърият сәгате «Тукай - мөгаллим»
#БиблиотекиЕлабуги

10 нче сентябрьдә балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Тукай - мөгаллим» дип исемләнгән шигърият сәгате узды.

Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын яктырткан фоторәсемнәрне карадылар.

Китапханәче «Мәктәптә - В школе» шигырен татар телендә укыды, укучылар рус һәм татар телләрендә укыдылар һәм фикер алыштылар. «Мәктәптә» шигырендә Тукай балаларда укуга дәрт уятуны максат итеп куя, мәктәпне иң матур буяулар белән сурәтли. Шигырь укучыны күңелле мәктәп эченә алып керә. Әсәр беренче тапкыр «Балалар күңеле» җыентыгында 1909 нчы елда басылган.

Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
79
Рекламный баннер 728x90px center-bottom