Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Әдәби сәгать «Тукай кайтавазы»

12:41 03.09.2026
Әдәби сәгать «Тукай кайтавазы»
Әдәби сәгать «Тукай кайтавазы»
#БиблиотекиЕлабуги #Тукайныбергәләпукыйбыз #ЧитаемТукаявместе

3 нче сентябрьдә балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Тукай кайтавазы» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Укучылар журнал һәм фотоальбом битләрендәге, шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын яктырткан фоторәсемнәрне карадылар.

Китапханәче «Өмид - Надежда» шигырен татар телендә укыды, укучылар рус һәм татар телләрендә укыдылар һәм фикер алыштылар. «Өмид» шигыре иң төшенке күңелдә дә якты өмет уятырга сәләтле, әлеге әсәр шагыйрь күңелендә өмет уты януын күрсәтә. Әсәр беренче тапкыр «Әлислах» газетасының 1908 нче елның 2 июль санында басылган.

Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
131
Рекламный баннер 728x90px center-bottom