Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Әдәби әңгәмә «Безнең Татарстан - безнең Тукай»

10:32 27.08.2026
Әдәби әңгәмә «Безнең Татарстан - безнең Тукай»
Әдәби әңгәмә «Безнең Татарстан - безнең Тукай»
#БиблиотекиЕлабуги #Тукайныбергәләпукыйбыз #ЧитаемТукаявместе

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Безнең Татарстан - безнең Тукай» дип исемләнгән әдәби әңгәмә узды.

Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Күргәзмәдә Г. Тукайның әсәрләре белән беррәттән Татарстан турында китаплар белән дә танышырга мөмкин булды.

Китапханәче «Бәйрәм бүген – Сегодня праздник» шигырен татар телендә укыды, укучылар рус һәм татар телләрендә укыдылар, һәм фикер алыштылар. Бу шигырендә Тукай табигатьтә һәм дөньяда бәйрәм вакытындагы күңел күтәренкелеген сурәтли. Бу көнне кояш та ныграк балкый, халык та искиткеч шат. Әсәр беренче тапкыр «Әлислах» газетасының 1908 нче елның 13 октябрь санында басылган.

Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
161
Рекламный баннер 728x90px center-bottom