Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

"Без кайтырбыз туган илләргә..."

12:46 25.08.2026
"Без кайтырбыз туган илләргә..."
"Без кайтырбыз туган илләргә..."
#БиблиотекиЕлабуги

Александр Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә «Без кайтырбыз туган илләргә...» исемле тарихи сәгать узды. Китапханәче китап укучыларга герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның тугрылыклы ун кардәш көрәштәше турында сөйләде, тарихи фактлар китерде, китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды.

Бу дата – милли хәтер, горурлык һәм фашизмга каршы көрәштә халкыбыз күрсәткән батырлыкның гәүдәләнеше. Нәкъ менә шушы көнне, 1944 елда, Берлинның Плетцензее төрмәсендә гильотина балтасы Муса Җәлилнең һәм аның ун көрәштәшенең гомерен өзә. Алар барысы да Идел-Урал легионында эшләүче, фашистларга каршы яшерен оешма төзеп, тоткыннар арасында идеологик эш алып баручы патриотлар була.

Җәлилчеләр батырлыгы совет халкының фашизмга каршы көрәштә күрсәткән рухи бөеклек символына әверелә. Алар – шагыйрь, укытучы, инженер, журналист, бухгалтер... төрле һөнәр ияләре. Әмма барысын бер­ләштергән көч – туган телгә, Ватанга һәм хакыйкатькә тугрылык һәм мәхәббәт.

Муса Җәлил – үлем камерасында 100гә якын шигырь иҗат иткән бердәнбер шагыйрь. Ул – әдәбият һәм батырлык өлкә­сендә икеләтә герой. Дөньяда башка мондый мисал юк.
98
Рекламный баннер 728x90px center-bottom