Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Поэзия сәгате «Тукай шигьрияте йөрәктә яши»

10:05 20.08.2026
Поэзия сәгате «Тукай шигьрияте йөрәктә яши»
Поэзия сәгате «Тукай шигьрияте йөрәктә яши»
#БиблиотекиЕлабуги #Тукайныбергәләпукыйбыз #ЧитаемТукаявместе

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Тукай шигьрияте йөрәктә яши» дип исемләнгән поэзия сәгате узды.

Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, балалар «Казань» журналында Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан язылган мәкаләләр, фоторәсемнәр белән таныштылар.

Китапханәче «Мәхәббәт – Любовь» шигырен татар телендә укыды, укучылар рус һәм татар телләрендә укыдылар. Бу шигырендә Тукай матурлыкны, гүзәллекне күрергә өйрәтә. Мәхәббәтнең яшәешнең нигезе һәм илһам чыганагы икәненә ышандыра. Әсәр беренче тапкыр «Әлислах» газетасының 1908 нче елның 30 сентябрь санында басылган.

Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
189
Рекламный баннер 728x90px center-bottom