Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Әдәби әңгәмә «Еллар аша Тукай миңа дәшә»

10:37 13.08.2026
Әдәби әңгәмә «Еллар аша Тукай миңа дәшә»
Әдәби әңгәмә «Еллар аша Тукай миңа дәшә»
#БиблиотекиЕлабуги #Тукайныбергәләпукыйбыз #ЧитаемТукаявместе

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Еллар аша Тукай миңа дәшә» дип исемләнгән әдәби әңгәмә узды.

Китапханәче укучыларны Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, балалар әдипнең шәхси архивыннан булган фоторәсемнәрне карадылар.

Китапханәче «Ваксынмыйм – Иду своим путем» шигырен татар телендә укыды. Габдулла Тукай бу шигырендә үзенең гомер юлы хакында зур гомумиләштерүләр ясый. Шагыйрь тарихтагы урынын тирән аңлый, кемнәрнеңдер тормышка яраклашырга чакыруына горур җавап бирә. Әсәр беренче тапкыр «Җан азыклары» җыентыгында 1912 нче елда басылган.

Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
125
Рекламный баннер 728x90px center-bottom