Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Әдәби әңгәмә «Тукай иҗатында җәй»

11:05 23.07.2026
Әдәби әңгәмә «Тукай иҗатында җәй»
Әдәби әңгәмә «Тукай иҗатында җәй»

23 июльдә – Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Тукай иҗатында җәй» дип исемләнгән әдәби әңгәмә 1нче гимназиядә җәйге ялларын уздыручы балалар өчен узды.

Китапханәче укучыларны Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Китапханәче балаларга «Җәйге таң хатирәсе – Летняя заря» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар. Тукай бу шигырендә җәйге таңның матурлыгын сурәтли, әсәр рус шагыйре А.М. Федоровның «Рассвет» шигыреннән файдаланып язылган. Бу шигырь 1910 елның «Йолдыз» газетасында, шул ук елны «Күңел җимешләре» китабында басыла.

Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
197
Рекламный баннер 728x90px center-bottom