Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Туган телем – Тукай теле

12:14 25.06.2026
Туган телем – Тукай теле
Туган телем – Тукай теле
#БиблиотекиЕлабуги #Тукайныбергәләпукыйбыз #ЧитаемТукаявместе

25 июнь көнне А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Туган телем – Тукай теле” дип аталган әдәби сәгать узды. Әдәби сәгать татар һәм барлык төрки халыкларның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 елга багышлап уздырылды. Китапханәче укучыларны Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.  “Тукай укулары” проекты кысаларында “Сөткә төшкән тычкан. Мышь, попавшая в молоко” шигыре укылды.

“Туган телем - Тукай теле. Родной язык – язык Тукай” республика конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Фатхуллина Зөһрә, Миннегалиева Ралина, Дияров Дилүс, Ибраһимова Зәринә, Минниахметов Инсаф, Раимова Альбина Республика яшүсмерләр китапханәсе исеменнән бүләкләр алдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
398
Рекламный баннер 728x90px center-bottom