Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Шигъри киселеш «Ике тавыш - бер гармония»

11:41 04.06.2026
Шигъри киселеш «Ике тавыш - бер гармония»
Шигъри киселеш «Ике тавыш - бер гармония»
#БиблиотекиЕлабуги #Тукайныбергәләпукыйбыз #ЧитаемТукаявместе

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Ике тавыш - бер гармония» дип исемләнгән чара узды.

А. С. Пушкин һәм Г. Тукай – тарихта ике халыкның бөек шәхесләре булып халык күңеленә кереп калган. Тукай бөек рус шагыйре Пушкинны үзенең остазы дип санаган, аның иҗатын өйрәнгән, кайбер әсәрләрен тәрҗемә итеп татар укучысына җиткергән.

Китапханәче балаларга «Пушкинга - Пушкину» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар. Беренче тапкыр бу шигырь «Җан азыклары» китабында 1912 нче елда басылган. Әсәр Тукай 1912 нче елның башында, туган авылы Кушлавычта яшәгәндә язылган.

Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
640
Рекламный баннер 728x90px center-bottom