Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

«Казан утлары» – Алабугада

15:41 15.05.2026
«Казан утлары» – Алабугада
«Казан утлары» – Алабугада

«Казан утлары» журналының май санында «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзаларының шигырьләре басылып чыкты.

15 майда Алабуганың А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсендә редакция хезмәткәрләре: Алмаз Гыймадиев (баш мөхәррир), Рафис Корбан, Фәнил Гыйләҗев (бүлек мөхәррирләре), Ландыш Әбүдәрова (җаваплы сәркатип), Энҗе Басыйрова, Элеонора Җамалиева, Гөлия Сәлахова (мөхәррирләр), Индира Габдуллина (социаль челтәр редакторы) белән очрашу узды. Чара «Әдәби берләшмәләрдә» проекты кысаларында оештырылды. «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре һәм җирле язучылар арасында якыннан аралашу булды, шигырьләр укылды, җырлар җырланды.

Очрашуда «Казан утлары»ның проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан йөзьяшәр басманың үткәне, бүгенгесе турында сөйләде. Журналның “Әдәби берләшмәләрдә” проекты кысаларында тәкъдим ителгән чулманлыларның иҗатына бәя бирде, авторларга “Казан утлары” ның май санын бүләк итте. Редакциянең элекке хезмәткәре, автор-башкаручы Алмаз Хәмзин күңелләрне кузгатырлык җырларын, шигырьләрен ирештерде.

«Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Тәҗрия Җәләева берләшмә эшчәнлеге белән таныштырып үтте. “Чулман” иҗатчылары үзләренең шигырьлән укыдылар. Чараны китапханәче Гүзәл Шәрипова алып барды.

Ике сәгатькә якын дәвам иткән иҗади кичә әдәбиятыбызны һәм туган телебезне данлау бәйрәме булып истә калды. Ул залда утыручыларның да – алар күбесенчә китапханәчеләр иде – күңеленә хуш килде.

Фото Шафикова Зилә https://vk.com/album-211505277_309874853
934
Рекламный баннер 728x90px center-bottom