Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Әдәби әңгәмә «Яз фәйтуны»

14:01 30.04.2026
Әдәби әңгәмә «Яз фәйтуны»
Әдәби әңгәмә «Яз фәйтуны»

Апрельдә туып, апрельдә якты дөньядан киткән Тукай өчен яз аеруча кадерле булган әлбәттә. Ул елның бу фасылына багышлап шигырьләр иҗат иткән. Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Яз фәйтуны» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

Китапханәче укучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим итте, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, шагыйрьнең яз темасына багышлап язылган шигырьләренә тукталды. Балалар бөек татар шагыйре белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштылар.

Китапханәче балаларга «Яз галәмәтләре – Признаки весны» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар. Беренче тапкыр бу шигырь «Фикер» газетасының 1906 нчы елның 12 март санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән нәшер ителгән.

Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
1128
Рекламный баннер 728x90px center-bottom