Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Муниципаль нәфис сүз бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү

16:27 24.04.2026
Муниципаль нәфис сүз бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү
Муниципаль нәфис сүз бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү

24 апрельдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә муниципаль нәфис сүз бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү узды.

Татарстан Республикасы «Алабуга муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы» МБУ 2026 елның 1 мартыннан 20 апреленә кадәр «Туган телем - Тукай теле. Родной язык - язык Тукая» исемле нәфис сүз бәйгесе игълан итте. Ул күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды.

Бәйгегә 66 видеоролик тәкъдим ителде: 39ы татар телендә, 25е рус телендә һәм икесе инглиз телендә. Видеороликлар муниципаль китапханә хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, уку йортлары студентларыннан, балалар бакчалары тәрбиячеләреннән җибәрелде.

Бәйгедә катнашучыларга сертификатлар 2026 елның 27-30 апрель көннәрендә җибәреләчәк.

Бәйгедә катнашучыларга активлыклары һәм талантлары өчен рәхмәт белдерәбез! Алга таба да уңышлар телибез!

#ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе
1327
Рекламный баннер 728x90px center-bottom