Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Татарча диктантта катнаш!

10:12 24.04.2026
Татарча диктантта катнаш!
Татарча диктантта катнаш!

24-26 апрель Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 10да барлык теләүчеләр узләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак.
«Татарча диктант» — татар телендә сөйләшүчеләр, өйрәнүчеләр һәм яратучылар өчен дөньякүләм чара.

Беренче тапкыр бу чара 2016 елда үткәрелә, бүгенге көнгә 31 илдән һәм Россиянең 74 төбәктән катнашучыларны берләштерә.

Катнашу форматлары:

Офлайн рәвештә — мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда;

Онлайн рәвештә — рәсми сайт аша️ https://diktant.tatar ️

Офлайн мәйданчыклар илебезнең төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында да була.

Акциянең туры трансляциясе «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында һәм акциянең рәсми сайтында алып барылачак.

Татарча диктант
1653
Рекламный баннер 728x90px center-bottom