Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

«Ике дөнья арасында»

15:53 10.04.2026
«Ике дөнья арасында»
«Ике дөнья арасында»

10 апрельдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә күпләребез яратып, хөрмәт иткән, әсәрләрен укып илһам алган Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Лира Ибраһимованың иҗат кичәсе узды. Төгәрәк әйтсәк, аның «Татнефть» Хәйрия фондында 2025 елда дөнья күргән «Ике дөнья арасында» китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Әлеге чара татар әдәбияты ункөнлеге кысаларында оештырылды.

Алабугадан дүрт язучы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Алар арасында Лира Кадим кызы да бар. Ул «Мирас итеп йолдыз калдырам», «Җимчәчәк», «Сукырлар йорты» кебек китаплар авторы.

Кичәнең беренче өлешендә Лира ханым белән балачак, тормыш юлы турында әңгәмә кордык, икенче өлешендә язучылык хезмәте, иҗат турында сөйләштек, яңа басылып чыккан китабы белән якыннан таныштык.

Бәйрәмгә Лира ханымның каләмдәшләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелган иде.

«Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары Кадрия Наил, Хашия Төхбәтуллина, Гөлфия Ибрагимова теләк-фикерләрен җиткерделәр.

Автордан имзалы китап алу мөмкинлеге дә бар иде.

Кичә һәрбер кешедә җылы тәэсирләр калдырды.
1096
Рекламный баннер 728x90px center-bottom