Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Фатих Кәрим фронтовик шагыйрь

22:06 19.01.2024
«Фатих Кәрим – фронтовик шагыйрь»

Фатих Кәрим – әдәбиятыбыз тарихында тирән эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе. Ул бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле, үз туган җире өчен чын күңелдән кайгыртучы батыр сугышчы.



А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 елга багышланган шигърият кичәсе узды. Анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең китапханә бүлеге студентлары катнашты. Китапханәчеләр Ф. Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үттеләр, «Илең турында уйла!» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Студентлар видеофильм карадылар һәм Фатих Кәримнең сугышта язылган «Кайтыр әткәң», «Теләк», «Бездә яздыр», «Ватаным өчен» шигырьләрен укыдылар.

5254
Рекламный баннер 728x90px center-bottom