Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Шигърият сәгате «Иң кадерлем әнием»

11:52 05.03.2026
Шигърият сәгате «Иң кадерлем әнием»
Шигърият сәгате «Иң кадерлем әнием»
#ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе #БиблиотекиЕлабуги

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Иң кадерлем әнием» дип исемләнгән шигърият сәгате узды.

Китапханәче укучыларга Г. Тукайның балачагы, иҗаты турында сөйләде. Балалар фотоальбом битләрендәге шагыйрьнең тормыш юлын чагылдырган фотосурәтләрне карадылар, истәлекле урыннар белән таныштылар.

Китапханәче Габдулла Тукайның иҗатында һәркем өчен кадерле булган ана темасына зур урын бирелүенә тукталды, «Ана догасы – Молитва матери» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул ук шигырьне рус телендә укыдылар. Беренче тапкыр бу шигырь «Балалар күңеле» җыентыгында 1909 елда басылган.

Чара ахырында балалар Г. Тукайның әсәрләре буенча эшләнгән мультфильм карадылар. Шигърият сәгате «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
1313
Рекламный баннер 728x90px center-bottom