Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Әдәби сәгать Китап иленә күңелле сәяхәт

22:05 18.01.2024
Әдәби сәгать «Китап иленә күңелле сәяхәт»

Балалар китапханәсе – 3 филиалда «1 нче гимназия-Милли белем бирү үзәге»ндә урнашкан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Китап иленә күңелле сәяхәт» дип аталган әдәби сәгать узды.



Китапханәче балаларга китапханәгә язылу тәртибе һәм андагы китапларны дөрес куллануның төп кагыйдәләре турында сөйләде. Балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды. Мәктәпкә әзерлек курсын үз эченә алган «Нәниләр китабы» белән якыннан таныштырып китте.

Балалар «Мин өйрәнәм» сериясендәге китаплар белән таныштылар. «Балалар бакчасы энциклопедиясе» сериясендә чыккан «Зур машиналар» китабы бик зур кызыксыну уятты.

Китапханәче аларга татар әдипләренең матур рәсемнәр белән бизәлгән, бай эчтәлекле шигырь, әкият һәм хикәяләрен тәкъдим итте.

5532
Рекламный баннер 728x90px center-bottom